12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Мингазова Рамзия Марсовна49
учитель татарского языка и литературы "Средней общеобразовательной школы №10 " города Елабуга Республики Татарстан
Россия, Татарстан респ., Елабуга

ПРЕЗЕНТАЦИЯ

(Алмашлык төркемчәләре темасына презентация)Минһаҗева Рәмзия Марс кызы, Алабуга шәһәре,”10 нчы гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

Максат

1. Алмашлыклар турында белгәннәрне гомумиләштерү,системалаштыруга ярдәм итү,

2. Гомумиләштерү күнекмәсен камилләштерү, бердәм республика тестына әзерләнү күнекмәләре булдыру,

3. Туган илеңә мәхәббәт , патриотизм хисләрен тәрбияләүне дәвам итү.

Бурыч

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.

УУЭ

Шәхескә кагылышлы УУГ:

- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ:

- хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую;

- максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

-бәяләү.

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм үткәннәрне анализлау.

Коммуникатив УУГ:

- башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

- үз фикерләреңә ышандыра белү;

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

Төп төшенчәләр

Алмашлык, алмашлык төркемчәләре

Предметара бәйләнеш

Әдәбият, патриотик тәрбия

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

Куллану өчен дәреслек:

Татар теле, 6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен дәреслек

Техник чаралар:

Компьютер, экран, проектор.

Класс белән эш

Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эш.

   

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру

 
 

Хәерле көн, укучылар!Әйдәгез әле, кулларыбызны тотышыйк та күңелдән генә бер-беребезгә изге теләкләр телик, дәрестә бер-беребезгә ярдәм итик. Бер-беребезгә карап, елмайыйк әле, бүлмәбез шатлык хисе белән тулсын.

Укучылар, әйтегез әле, бер-берегезгә нинди теләкләр теләдегез?

Мин дә сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, актив катнашыгыз.

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре (1.Укытучы сөйләвен игътибар белән тыңла. 2. .Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер! 3.Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир! 4.Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!) искә төшерелә, аларның ни өчен кирәклеге кабатлана.

Укучылар кулларны-кулга тотынышалар, күңелдән генә бер-берсенә изге теләкләр телиләр. Бер-берсенә карап елмаялар.

Берничә укучы теләкләрне кычкырып әйтәләр.

2 этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.

Максат: Идрис Туктарның “Безнең авыл” шигыреннән алмашлык төркемчәләрен билгеләү нәтиҗәсендә белем һәм күнекмәләрне тигезләү, алган белемнәрне гомумиләштерү, системага салуга әзерләү.

Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре буенча мультфильм карау.

Сәнгатьле итеп укыгыз,алмашлык

ларны табыгыз.(2 нче слайд)

134 нче бит,311 нче күнегү.

Безнең авыл Ватанга

Биргән әллә кемнәрне:

Һәммәсе дә танылган,

Һәммәсе дә һөнәрле.

Алар безнең авылда

Мәктәп юлын таптаган.

Алар белән мин бүген

Аяк терәп мактанам.

Безнең Алабуга шәһәрендә нинди танылган шәхесләр бар?

Ул шулай дип, һич зарар

бирми укырга дәртенә,

Бик каты ихлас белән

чынлап кереште дәрсенә. (Габдулла Тукай)

Бу кемнең шигыре?

Бөек шагыйрь кайчан туган?

Кайсы әсәрләрен укыганыгыз бар?

Бу өзектә нинди алмашлыклар бар?

Алар алмашлыкларның кайсы төркемчәләренә керә?

Узган дәрестә кайсы төркемчәсен өйрәндек?

Димәк, узган дәрестә без нинди уку мәсьәләсе (УМ) чиштек?

Өй эшләренең ярымиҗади һәм иҗади вариантларын тыңлау.


 

Юклык алмашлыклары кергән “Елмай, кояш!” – шигырь яки

5 җөмлә күчереп язарга. чәчмә әсәр язарга.

 

Укучылар Идрис Туктарның “Безнең авыл”шигыреннән алмашлыкларны сайлап алалар, һәр төркемчә турында бер-берсенә сөйлиләр. 134 нче бит,311 нче күнегү.

Алабуга шәһәрендә танылган кавалерист-кыз Н.А.Дурова, рәссам И.И.Шишкин, М.Цветаева , татар драматургы Т.Гыйззәт, каһарман шагыйрь Хабра Рахман яшәгән.Хәзерге вакытта шагыйрә Г.Әхтәмова

яши.

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турында искә төшерәләр, мультфильм карыйлар, мультфильм буенча фикер алышу, шигырьне укыйлар, алмашлык төркемчәләрен табалар.

Узган дәрестә юклык алмашлыкларын өйрәндек.

Укучылар өй эшләрен укыйлар, үзбәя.

3 этап. Уку мәсьәләсе кую

Максат: Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсе кую).

-Укучылар, алмашлыкларны өйрәнүне дәвам итәрбез. Бүгенге дәрестә нинди алмашлыкны өйрәнербез икән?

Экрандагы җөмләне тикшерәбез: Бу айда без мәктәптә туган телгә багышланган кичәләрне шундый кызыклы итеп үткәрдек: апрельнең узганын да сизми калганбыз.

 

Укучылар җөмләдән алмашлыкларны табалар, уку мәсьәләсен әйтәләр: алмашлыклар турында белем һәм күнекмәләрне камилләштерү өстендә эшләүне дәвам итәбез. Укытучы һәм укучы бер-берсе белән аралаша. Дәреснең темасын эзләү юлы белән укучылар үзләре таптылар. Монда танып-белү,коммуникатив гамәлләр булды.

4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: алмашлык төркемчәләрен грамматик билгеләре нәтиҗәсендә табу; алмашлык төркемчәләрен аңлау өчен шартлар тудыру

Бүген без сезнең белән алмашлык темасы буенча белемнәребезне гомумиләштерербез, шул максаттан чыгып, биремнәр үтибез.

Укучылар үзләренә максатлар куялар.

1нче бирем:

136 нчы бит, 315 нче күнегү.

А.Ул Казан... Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театр... янындагы һәйкәл каршы... уза.

Ә. Бу көн... иҗат... аеруча зур уңышлар... ирешкән әдәбият-сәнгать эшлекле...Татарстан... Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премия... бирелә.

Б. Ел саен шигърият сөюче... Г.Тукай туган көн... Шигырь бәйрәм... җыелалар.

В.Танылган язучы..., шагыйрь..., артист..., башкала кунак... халык алдында чыгыш ясыйлар.

А9. Җөмләләрне текст булырлык итеп билгеле бер тәртиптә урнаштырыгыз, нокталар урынына кушымчаларны куегыз. Кайсы пунктта дөрес җавап бирелгән?

1) Ә,Б,А,В

3) В,А,Ә,Б

2) Б,А,В,Ә

4) В,Б,Ә,А

А10. Кайсы җөмләдә алмашлык бар?

1) А 2) Ә 3) Б 4) В

- Ул алмашлыкларның кайсы төркеменә керә?

- Җөмләдәге функциясен аңлатыгыз.

 

Җөмләләрне укыйлар,билгеле тәртиптә урнаштыралар, алмашлык булган җөмләне табалар .Дәреслек буенча дөреслеген тикшерәләр.

мәгънәсен ачыклыйлар, төркемчәсен билгелиләр һәм үзбәя куялар.

Танып- белү гамәлләре аша укучылар дәрестәге теманың кагыйдәсен, биремнәрен үзләре таптылар, аңлап әйттеләр, куелган проблеманы чиштеләр

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:

а) Җөмләләрне текст булырлык итеп урнаштырып, алмашлыкны тапса - «3»;

б) Җөмләләрне текст булырлык итеп урнаштырып, алмашлыкны табып, төркемчәсен әйтсә - “4”;


 

в) Җөмләләрне текст булырлык итеп урнаштырып, алмашлыкны табып, төркемчәсен әйтсә,җөмләдәге функциясен билгеләсә , аңлатса- “5”;

 

2 нче бирем

Текстны укыгыз һәм биремнәрне үтәгез.

Батырларны ил онытмас.

(1)Көннәрнең берендә сугышчылар алдына дошман ныгытмасын тар-мар итү бурычы куела! (2) Бу группага Сәләхетдин Вәлиуллин егет-ләрнең иң кыю һәм куркусызларын туплый. (3) Алар бергәләп план төзиләр.

(4)1943 нче елның 15 нче сентябрендә рота элеваторга якынлаша. (5) Кинәт кенә күпер янындагы яшерен дзоттан фашист пулеметы ут чәчәргә керешә. (6) Сугышчыларга үлем куркынычы яный, рота туктап кала. (7) Шулай бер секунд үтә, ике, өч... (8) Сәләхетдин Вәлиуллинның түземлеге бетә һәм ул тиз генә үзенең ярдәмчесе Дьяченко янына шуышып килә. (9) Ул аңа, пулемет атудан туктауга, егетләрне атакага күтәрергә, күпергә һөҗүм итәргә куша.

(10) Үзе исә туктаусыз үлем сибүче дзотка таба ашыга-ашыга шуыша башлый. (11) Ләкин фашистлар аны күреп алалар һәм утны егеткә күчерәләр. (12) Вәлиуллин җиргә сеңеп бетә, хәрәкәтсез кала. (13) Шулай дошманны хәйләли ул. (14) Кинәт кенә, аягүрә басып, пулеметка каршы йөгерә...

(15) Дошман пулеметы җан биргәндәй калтырана да тынып кала. (16) Шуны гына көткән сугышчылар дәррәү атакага күтәреләләр.

(17) Үзе һәлак булса да, татар егете Сәләхетдин Вәлиуллин иптәшләре күңеленә мәңгелеккә кереп кала. (С.Шакир)

А1. Бу текстта сүз нәрсә турында бара?

1) Җиңү көне турында

2) әсирлекнең коточкыч газабы турында

3) сугышчыларның күрсәткән батырлыклары турында

4) самолетның янып төшүе турында

А2. Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми? (8 нче слайд)

1) С. Вәлиуллин группа оештыра һәм бергәләп план төзиләр

2) сугышчыларга үлем куркынычы яный

3) бу җиргә батыр сугышчының каны тама

4) фашистларның пулеметы ата башлауга, рота артка чигенә

А3. Текстта кайсы тема чагылыш таба?

1) Батырлар мәңгелеккә күңелдә кала

2) өмет кешене яшәтә

3) туган якны ярату

4) яралы солдатларның госпитальдә дәваланулары.

Көтелгән җаваплар:

3) сугышчыларның күрсәткән батырлыклары турында

3) бу җиргә батыр сугышчының каны тама

1) Батырлар мәңгелеккә күңелдә кала

Танып- белү гамәлләре аша укучылар биремнәргә җавапларны үзләре таптылар, аңлап әйттеләр, куелган проблеманы чиштеләр.

 

3 нче бирем: 1 нче төркемгә: сорау алмашлыкларыннан билгесезлек алмашлыклары ясагыз. Кем, нәрсә, ни; ничек, нигә, күпме,кая,кайда.

2 нче төркемгә: сорау алмашлыкларыннан юклык алмашлыклары ясагыз.

Нинди, кайсы; кайчан, кая, кайда, каян,кем,ничек.


 

Төркемнәрдә эш.Укучылар сорау алмашлыкларыннан билгесезлек һәм юклык алмашлыклары ясыйлар,алар белән җөмләләр төзиләр.

Укучылар җөмләләрне төзеделәр, тыңладылар, укытучы ярдәме белән һәр җөмләдә алмашлыкларны сорау куеп аңлаттылар. Үз фикерләрен әйтеп бирә алдылар. Бу коммуникатив һәм регулятив гамәлләр булды.

4 нче бирем: Текстка нигезләнеп, алмашлыкларның төрле төркемчәләрен кулланып, “Син батырлыкны ничек аңлыйсың? Алабуга батырлары турында нәрсә беләсең? Батыр булу өчен ихтыяр көче кирәкме? Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендәге малай турында батыр малай дип әйтә аласызмы?” темасына диалогик сөйләшү оештырыгыз.

(Парларда эш)

Укучылар алмашлыкларны кулланып, сөйләшү оештыралар. Үзбәя.

Үзбәя өчен критерий:

а)8 реплика –“3”;

б) 10 реплика –“4”;

в)14 реплика –“5”.

-Укучылар, күзләребезне ял иттереп алабыз.

Физминутка.

Яздым җөмлә, иҗек, сүз,

Бик арыды минем күз.

Йомам, күзем ял итсен,

Ачам, күзем күп күрсен.

Тагын йомам, тагын ачам,

Бер йомам да бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күземне

Имән бармак башына.

Кинәт карыйм читтә үскән

Биек агач башына.

5 нче бирем: Тест эшләү.

А4. Бары, барлык, һәммә, бөтен сүзләре алмашлыкның кайсы

төркемчәсенә керә?

1) күрсәтү алмашлыклары

2) билгеләү алмашлыклары

3) зат алмашлыклары

4) тартым алмашлыклары

А5. Кайсы сүздә бер сүзе аерым языла?

1) (бер)кем 2) (бер)ничә

3) (бер)авылда 4) (бер)кайчан

А6. Беренче абзацта нинди төркемчәгә керүче алмашлыклар бар?

1) Зат һәм тартым алмашлыклары

2) зат һәм күрсәтү алмашлыклары

3) зат һәм билгеләү алмашлыклары

4) зат һәм сорау алмашлыклары

А7. Текстта кайсы төркемчә алмашлыклары юк?

1) Күрсәтү алмашлыклары

2) билгеләү алмашлыклары

3) сорау алмашлыклары

4) зат алмашлыклары

А8. 3 нче абзацта ничә алмашлык бар?

1) 2 2) 3 3) 4 4) 5

Укучылар тест биремнәрен эшлиләр.

Көтелгән җаваплар:

А4.Билгеләү алмашлыклары

А5.Бер авылда

А6. Зат һәм күрсәтү алмашлыклары

А7. Сорау алмашлыклары

А8.3 алмашлык


 

Үзбәя.Үзбәя өчен критерийлар:

а) 2 дөрес җавап-“2”;

ә)3 дәрес җавап–“3”;

б) 4 дөрес җавап – “4”;

в) 5дөрес җавап- “5”.

5этап. Рефлексия.

Нәтиҗә һәм бәяләү.

Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Алмашлык турында нәрсәләр беләсез,тикшерик әле.

Алмашлык нәрсәне белдерә,нинди сүз төркемнәрен алмаштырып килә
-Алмашлык нинди сорауларга җавап бирә?

-Алмашлыкның нинди төркемчәләрен беләсез,мисаллар белән дәлилләгез.

-Җөмләдәге функциясен мисаллар ярдәмендә дәлилләгез.

Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?



 

 

Парларда эш.Укучылар бер-берсенә сораулар бирәләр,белемнәрен тикшерәләр.

Үзбәя.Үзбәя өчен критерийлар:

а) Мисалларны укытучы яисә иптәше ярдәмендә әйтеп бирә алса –“3”;

б) Өч сорауга җавап биреп, мисаллар әйтсә – “4”;

в) Барлык сорауларга җавапны һәм мисалларны үзе әйтә алса- “5 ”.

 

Без бүген алмашлык һәм аның төркемчәләрен җөмләдәге функциясен истә калдырдык. Алмашлыкларның сөйләмдә әһәмиятен, кулланылышын ачыкладык. Туган илеңне дошманнардан сакларга кирәклегенә төшендек.

Үзбәя. Үзбәя өчен критерийлар:

а) Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Нәрсәләр белдек? сорауларына үз фикерен тулы, төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирә алса – “5”;

б) куелган сорауларга җавап тулы булмаса – “4”;

в)дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Нәрсәләр белдек? дигән сорауларга укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирсә -”3”;

г)укытучы яисә иптәше ярдәме белән дә сөйләп бирә алмаса -”2”.

6 этап. Өй эше бирү

1. Мәҗбүри - 136 нчы бит, 316 нчы күнегү, алмашлыкларның төркемчәләрен билгеләргә;

2.Ярым иҗади – 318 нче күнегүдәге текстны укырга, план төзеп язарга;әдәби әсәрдән 3 алмашлыкка морфологик анализ ясарга. 3.Иҗади бирем- Алмашлыклар кулланып, “Якташ батырлар”темасыны хикәя төзергә.

Укучы эзләнү, регулятив күнекмәләр аша “Мин бу эшне эшли алам, эшли алмасам, алмашлыклар турында кагыйдәләрне кабатлыйм,”-дип үзенә максат куя.


Алмашлык төркемчәләре буенча дәрес-презентация
PPT / 11.65 Мб

Алмашлык төркемчәләре темасына дәрес-презентация.
PPT / 11.65 Мб

Алмашлык төркемчәләре темасына дәрес-презентация.
PPT / 11.65 Мб

Дата проведения: 27 марта 
Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.